14 ноябрь көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 1нче татар гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Матурлык туганда» исемле сәнгать сәгате үткәрде. Бу чара рәссам Илдар Зариповның тууына 80 ел тулуга багышланды. Рәссамның тормыш юлы һәм сәнгате белән таныштырды.