«Сәламәтлек сукмагы» дип аталган спорт бәйрәме үткәрелде

2019 елның 15 ноябре, җомга

         15 ноябрь  көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә I һәм II коррекцион төркем балалары катнашында «Сәламәтлек сукмагы» дип аталган спорт бәйрәме үткәрелде.

     Чараның максаты булып балаларның сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру, уртак уен барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру, танып-белү кызыксынуын үстерү, күзаллауны һәм эрудицияне киңәйтү торды.

    Бәйрәм уен формасында берничә этапта узды: башта балалар белән разминка, аннан соң спорт марафоны һәм бию флешмобы үткәрелде. 

      Балалар «Чылбыр», «Шулай ук», «Иң җитез», «Кайнар бәрәңге», «Боулинг», «Сукмак»,  «Башня»  «Үлчәү«  конкурсларында катнаштылар.

      Ярышлар, үз яшенә һәм мөмкинлекләренә карамастан, һәр катнашучы да уз көчен, җитезлек һәм зирәклеген күрсәтерлек итеп сайланган иде.

      Чара барышында   иркен һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

I-коррекцион төркеме тәрбиячесе: Алексеева Наталья Петровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International