Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмара районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Һөнәрләр навигаторы"дип исемләнгән күңелле уен үткәрелде.
Командаларга бүленеп, балалар "Үз һөнәри портретыңны яса", "Һөнәри сүзлек", "Импровизация" уены, “Мәкальләр” бәйгеләрендә көч сынаштылар.
Мондый чаралар тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр дөньясында ориентация дәрәҗәсен арттыралар, хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбиялиләр, балаларның бер-берсе белән хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыралар, хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итәләр.