16 ноябрь көнне «Зилант» спорт комплексында Хатын-кызлар командалары арасында Илдар Бәдретдинов истәлегенә волейбол буенча традицион ачык турнир узды.

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

16 ноябрь көнне «Зилант» спорт комплексында Хатын-кызлар командалары арасында Илдар Бәдретдинов истәлегенә волейбол буенча традицион ачык турнир узды. Ачылу тантанасында Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Мәсхүт кызы Әхмәтшина, Илдар Бәдретдиновның туганнары һәм дуслары, аның тормыш иптәше Светлана Бәдретдинова катнаштылар. Сәламләү сүзе белән Айгөл Мәсхутовна чыгыш ясады, Светлана Бәдретдинова рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ярышларда 6 команда катнашты: Кукмара, Зәй, Можга, Яр Чаллы(Орион), Яр Чаллы(Стрела), Йошкар-Ола. Турнирның җиңүчесе Йошкар-Ола командасы булды, икенче урында - Яр Чаллы (Орион) , өченчедә-Кукмара. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International