2019 елның 14-16 ноябрендә Казан шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тәрбияләнүчеләре Марес Бадертдинов һәм Энҗе Юсупова шәкертләре 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында ТР самбо федерациясе кубогында катнаштылар. 46кг авырлык категориясендә Богдан Григорьев(Сосновка урта мәктәбе) көмеш призер булды, бронза медаль иясе – 45кг үлчәү авырлыгында Альбина Ибраһимова (А. М .Булатов исемендәге лицей). Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында һәм спортта уңышлар телибез.