Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профиль) үзәгенең "Кул көрәше" бүлегендә тәрбияләнүчеләр Педагог Габдрахманова Рузия Мансур кызы җитәкчелегендә2019 елның 14-17 ноябрендә Алабуга шәһәрендә узган кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм Чемпионатында катнаштылар. Әлеге ярышларда бөтен республикадан 500гә якын яшь спортчы катнашты. Мохтаров Илмир, Мөхәммәтшин Ильяс, Гайнанова Динә, Тимерова Әминә алтын медаль яуладылар, Шакертова Алинә, Гилемуллина Таңсылу көмеш, Миңнегалиева Сөмбел, Ганиева Диләрә беренчелекнең бронза призерлары булдылар.
Хатын-кызлар арасында чемпионатта педагог Габдрахманова Рузия Мансур кызы 1 урынны яулады, ә аның шәкертләре Тимерова Әминә һәм Шакертова Алинә көмеш призер булдылар.