Урта Комар авылында шатлыклы вакыйга булды-мәктәп белән бер түбә астында урнаштырылган балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Балалар бакчасы 25 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә анда якын-тирә авыллардан 18 бала тәрбияләнә.