19 ноябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган «Әни – кадерле сүз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Балалар балалар язучылары А.Барто, Е. Благинина, Э.Шәрифуллина, М.Пляцковский, О.Высоцкая шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда актив катнаштылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.