Хәрби-спорт бәйрәме «Призывник көне».

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә «Лубян урман-техник колледжы»  базасында «Призывник көне»хәрби-спорт бәйрәме үткәрелде. Бу традицион чара яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә ярдәм итү максатыннан оештырыла. "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» нең төп бурычлары булып, һичшиксез, яшь буынны патриотик тәрбияләү, спортның техник һәм хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру, яшьләрне физик яктан әзерләү дәрәҗәсен күтәрү тора. Ярышларны оештыручылар -МБУ П/К «Атлант»  Кукмара районы "Форпост" үзәге.

15.00 сәгатьтә башланган ярышларда Лубян урта мәктәбе командасы, Лубян урман-техник колледжының «Форпост» командасы һәм колледж студентларының 2 җыелма командасы катнашты . Командалар составында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча осталык күрсәткән егетләр генә түгел, кызлар да бар иде. Ярышлар программасына турникта күтәрелү, озынлыкка сикерү, автоматны җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан 10 метр дистанциягә басып ату һәм хәрби эстафета кертелгән.  Чара нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Лубян урта мәктәбе командасы, 2 нче урынны «Форпост» командасы, 3 нче урынны көллиятнең җыелма командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International