Кәркәүчтә Латыйповлар гаиләсе “Каз өмәсе” үткәрде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Каз маенда пешкән коймак, тәмле бәлеш белән сыйландык, рәхәтләнеп күңел ачтык

Кәркәүч авылында Язилә апа һәм Камил абый Латыйповлар зурлап “Каз өмәсе” үткәрде. Хуҗа казларны чалып бирде – без җырлый-җырлый йолкыдык. Ә хуҗабикә каз маенда пешкән коймак, тәмле бәлеш белән сыйлады, мул табын артында чәйләр эчкәч, татар-халкының җырларын җырлап күңел ачтык.

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.

Чыннан да, йолаларыбызны, элек баянга җырлана торган җырларыбызны искә төшерү – бик күңелле гамәл. Мич коймаклары бик тәмле каз маенда майласаң, тәмләп ашыйк, тату яшик дуслар-туганнар белән дип, өйләребезгә таралыштык.

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International