Тематик сәгать «Әнкәм назы»

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәре Сәлимова Тәскирә Харис кызы «АНО «ЦСП «Наз»да ял итүчеләр өчен «Әнкәм назы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче Әниләр көне бәйрәмен башка илләрдә билгеләп итү традицияләре белән таныштырды. Чарада әниләр турында матур шигырьләр яңгырады, район мәдәният йорты хезмәткәре Юнысова Әлфинур җырлар башкарды, җирле язучы Рафилә Фәттахова үзенең хикәяләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International