2019 елның 22 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә  «Минем яраткан Кукмара» дигән темага бик кызыклы  виртуаль экскурсия үткәрелде.

2019 елның 22 ноябре, җомга

         2019 елның 22 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә  «Минем яраткан Кукмара» дигән темага бик кызыклы  виртуаль экскурсия үткәрелде.

         Балалар районыбызның барлыкка килү тарихы, Кукмара шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар. Шулай ук Кукмара районының икътисади һәм тарихи үсешенә зур өлеш керткән бөек шәхесләр турында күп кенә кызыклы сюжетлар карадылар.

        Аннан соң балалар Кукмара районы турында китаплар өйрәнделәр, Кукмара шәһәре турынд видеороликлар карадылар, анда алар шәһәрнең бөтен матурлыгын бары тик 10 минут эчендә генә күрә алдылар.

         Мондый чаралар туган як тарихына карата кызыксыну, туган шәһәребезгә мәхәббәт уятуга ярдәм итә.

Социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International