Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә 2019 нчы елның 22 нче ноябрендә логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы мәктәп яшендәге балалар өчен "Сөйләм могҗизалары кыры" дип исемләнгән чара уздырды.
Биремнәрне үтәгәннән соң искиткеч үзгәрешләр балаларга үз мөмкинлекләренә ышаныч бирде.
Балалар барлык биремнәрне бик теләп, җиңел үтәделәр. Логопед белән дәресләрдә алган белемнәрен һәркем күрсәтә алды.
Мондый ял итү чаралары балаларның алган сөйләм күнекмәләрен ныгытырга, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерергә, балаларның бәйле сөйләмен үстерергә ярдәм итә.
Интерактив тактадан файдалану, музыкаль ярдәм чараны җанландырды.