Кукмара Никахлашу сараенда ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген 22 ноябрь-Әниләр көне алдыннан Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда 8 гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды. Әниләрне район башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагыйз кызы, Кукмара районы «Ак калфак» татар хатын – кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы котладылар.  7 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән котлау хаты белән татар теле тәрбиячесе, Нечкәбил 2017 конкурсы финалисты, «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Кукмара филиалы җитәкчесе, өч бала анасы Степанова Рәйхана Сәхәб кызы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International