Әниләр көне алдыннан Кукмара шәһәренең бала тудыру йортында яңа туган балаларны котлау оештырылды.

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан Кукмара шәһәренең бала тудыру йортында яңа туган балаларны котлау оештырылды.

Ике гаиләнең яңа туган сабыйларын тантаналы рәвештә теркәү 22 ноябрь көнне Әниләр көне алдыннан булды.
Тантаналы шартларда Вахитовлар Альбина һәм Илнур, Исламовлар Олеся һәм Дмитрий үзләренең кызлары туу турында таныклык алдылар. Котлау сүзләре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыйпова Зөлфия Таһир кызы, Кукмара районы ветераннар советы рәисе Иванов Валентин Константинович, шулай ук Кәримов Равил Кәрим улы - тыл хезмәтчәне, Починок Кучук авыл җирлеге ветераннар советы рәисе чыгыш ясадылар. Гаиләләргә яңа туган сабыйларның истәлекле метрик открыткалары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International