23 ноябрь көнне Район мәдәният йортында "Татар кызы - 2019" бәйгесенең финалы узды.
Анда Ядегәр, Янил, Ташлы - Елга, Өлге, Янцыбы, Аш - Буҗи авылларыннан килгән кызлар көч сынашты. Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, милли ризык, йола, дефиле дигән өлешләрдән торды. Ядегәрдән Зилә Мостафина җиңү яулады. Кукмара данын якларга Арча шәһәренә юллама алып, матур калфак, диплом һәм Кукмара металл савыт-сабалар зоводынын "KUKMARA" фирменный кибетенән истәлекле бүләге, Римма Закирова чигү студиясеннән "Татар кызы" логотиплы сөлге , Арт студия "С любовью" салоныннан зур чәчәк бәйләме белән бүләкләнде.
Форсаттан файдаланып, шушы бәйгенең спонсорлары: Кукмара металл савыт - савабалар заводының "KUKMARA" фирменный кибете @kukmara_official җитәкчеләре Заһидуллин Ренат Азат улы һәм Заһидуллина Земфира Мәксүт кызына, чигү студиясенә нигез салучы Закирова Римма @rimma_zak Минефаяз кызына, Арт студия "С любовью" салоны @artstudio116 җитәкчесе Шарипова Алсу Закир кызына зур рәхмәтләребезне җидкезәбез. Аларга сәламәтлек, гаилә тигезлеге, уңышлар телибез!