Кукмара муниципаль районынның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Мин сәламәтлекне саклыйм - үземә ярдәм итәчәкмен!» дигән темага практик шөгыль үткәрелде.
Әлеге чараның максаты - сәламәтлек турында күзаллауны формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны тәрбияләү, балаларның эмоциональ - ихтыяр өлкәсен үстерү, шәхси гигиена кагыйдәләре белемнәрен ныгыту.
Дәрес барышында балалар сәламәт яшәү рәвешенең 5 серен ачтылар, кроссворд чиштеләр, файдалы һәм зарарлы азык-төлек продуктларын билгеләделәр. Аннан соң «Файдалы киңәшләр» уенын уйнадылар, анда балаларга мәгънәсенә туры килә торган сүзне сайларга кирәк иде. Соңыннан алар үз сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту гамәлләрен сурәтләгән плакат ясадылар.
Нәтиҗә ясап, тәрбияче: "Балалар, сез үз сәламәтлегегезне сакларга һәм ныгытырга тиеш. Безнең киләчәк тормышыбыз үз сәламәтлегебезгә ни дәрәҗәдә җитди каравыбызга бәйле", - диде.