2019 елның 27 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе белән берлектә әниләр көненә багышланган «Әни йөрәк җылысы» дигән чара узды.
Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, балаларга үз әниләренең кадерен белү, хөрмәт итү һәм аны саклау, үзара мәхәббәт белән җавап бирү турында сөйләде. Балалар язучылары А.Барто, Е. Благинина, Э. Шәрифуллина, М. Пляцковский, О. Высоцкая шигырьләрен укыдылар. Балалар «әкияти әниләр», «бизәнү әниләре» викториналары сорауларына җавап бирделәр, табышмак-рифмалар чиштеләр, «әниләр һәм аларның балалары» уеннарында актив катнаштылар.