28 ноябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова 1нче гимназиянең Ч.Т.Айтматов исемендәге 6б сыйныф укучылары өчен “Сиңа хокук турында” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Әңгәмә барышында ул бала хокуклары конвенциясенең статьялары белән таныштырды. Балалар үз хокукларыңны белергә кирәклеген, төрле хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәкле турында белделәр, төрле уеннарда катнаштылар . Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.