Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

2019 елның 29 ноябре, җомга

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы территориясендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне барлык территорияләр өчен дә билгеләнгән бердәм вакыт – 12.00 дән 20.00 гә кадәр Кукмара район башкарма комитеты бинасында (Кукмара шәһәре, Ленин ур., 15) узачак.
Кукмара район Советы һәм Кукмара районы башкарма комитеты компетенциясенә Кукмара муниципаль районының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә.
 2019 елның 12 декабрендә гариза бирүчеләрне кабул итүне гамәлгә ашыручы вәкаләтле затлар итеп Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев С. Д., район башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин А. Х. билгеләнде. 
Кабул итү алдан язылмыйча гына башкарыла.
Белешмәләр өчен Телефон: 8(84364) 2-70-53, 2-60-08
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җирлек башлыклары тарафыннан да гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International