«Кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында 1 декабрь көнне Кукмара районына «Яшьлек» Кар десанты отряды килде. «Кар десанты» акциясе яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш һәм тәрбия эшен оештыруга, инвалидларга, хезмәт ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә түләүсез ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Кар десанты отряды үз эшен 4нче мәктәптән башлады. Алар 4 нче сыйныф укучылары өчен яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, СЯР буенча лекция укыдылар, урта сыйныф укучылары өчен Күңелле стартлар үткәрделәр, шулай ук югары сыйныф укучылары белән профориентация эшләре алып бардылар.
Шулай ук бу көнне «Яшьлек» отряды әгъзалары «Шәфкать»тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр белән очрашу уздырдылар. Сугышчылар балаларга зур булмаган концерт күрсәттеләр, киләсе Яңа елга открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.