Балачак-ул һәр кешенең тормышында иң мөһим чор, чөнки бәхетле балачак - бәхетле киләчәкне билгели.
Кукмара муниципаль районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында иҗат көненә багышланган “ Төрле төстәге балачак” конкурсы булып узды.
Конкурста барлык балалар да катнашты. Тәрбияче Абдулахатова Ф.Г. җитәкчелегендә балаларга «балачак иле»дип исемләнгән искиткеч сәяхәткә барырга тәкъдим ителде. Балалар зур энтузиазм белән эшкә тотындылар, күпмедер вакыттан соң аларның рәсемнәре әзер ид. Алар анда кояш һәм күк, агачлар һәм чәчәкләр, Җир шары сурәтләде.
Конкурсның темасы – ”Ттөрле төстәге балачак” – балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, фантазия һәм осталык ярдәмендә тыныч күк турындагы хыялларны, чәчәк ата торган җир турында тормышка ашыру сөйләде.
Конкурс ахырында барлык катнашучылар һәм кунаклар рәсемнәрне карадылар, искиткеч «балачак иле»белән сокландылар. Конкурста җиңелүчеләр булмады. Барлык яшь рәссамнар да күңелле вакыт уздырды һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.