2 декабрь көнне, Казан шәһәренең М.Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбендә «100//ЛИЦА» Республика балалар иҗаты конкурсы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Йөрәгеңне тыңлап» дигән III Ачык Республика фестиваль-конкурсы узды. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары Васильев Максим һәм Галеева Ландыш Курочкина Алия Миннерашит кызы җитәкчелегендә фестивальдә катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Васильев Максим 2 дәрәҗә Лауреат, Галеева Ландыш 3 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!