Кукмарада инвалидлар декадасы кысаларында чаралар уза

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Йөрәктән йөрәккә»дип исемләнгән бәйрәм табыны һәм хәйрия концерты уздырылды.

3-13 декабрьдә Бөтенроссия инвалидлар декадасы уза. Атна кысаларында Кукмара һәм районда берничә чара үткәрү планлаштырылган. 3 нче декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Йөрәктән йөрәккә»дип исемләнгән бәйрәм табыны һәм бәйрәм концерты оештырылды.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, безнең районда 30 башлангыч оешмада 5722 инвалид исәптә тора. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ветераннар белән эшләүгә «Милосердие» тернәкләндерү үзәге, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм башка оешмалар зур өлеш кертәләр. Районда «Доступная среда»программасы уңышлы эшләп килә.

Шунысы куанычлы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында бирешмәүчеләр саны артканнан-арта бара. Алар актив тормыш алып баруларын дәвам итәләр. «Аргамак» командасы составында республиканың барлык чемпионатларында да уңышлы чыгыш ясыйлар, республиканың авыл районнары арасында призлы урыннар алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аргомаклылар ярышларда уңышлы чыгыш ясап кына калмыйлар, табигать кочагында ялны да яхшы оештыралар. «Авыл туризмы – Эко Кукмара»проекты да нәкъ менә алар ярдәмендә әзерләнгән иде.

фото: Алсу Гатауллина/ " Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International