Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрь көнне «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар китапханәгә чакырылды. Балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Әкият сукмагы буйлап» дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде. Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, матур презентация карадылар, әкият геройлары белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, «Әкиятләр иленә сәяхәт», «Золушка», «Дюймовочка» видеоклипларын карадылар. Чара «Яраткан әкиятләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.