Китапханәче Закирова Фирдания «Әкият сукмагы буйлап» дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде.

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 4 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балалар китапханәгә чакырылды.

       Китапханәче Закирова Фирдания «Әкият сукмагы буйлап» дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде. Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, матур презентация карадылар, әкият геройлары белән таныштылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкият геройларын һәм исемнәрен таптылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр.

        Шулай ук балалар «Әкиятләр дөнья буйлап йөри», «Золушка», «Дюймовочка» видеоклипларын карадылар.

       Чара «Яраткан әкиятләр» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International