«Кукмара аграр көллияте» һәм «Лубян урман-техника көллияте» укучы яшьләр командалары арасында КВН үткәрелде.

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында район мәдәният йортында «Кукмара аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе һәм «Лубян урман-техника көллияте»дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең укучы яшьләре командалары арасында КВН үткәрелде.

Әлеге чара коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча район комиссиясе, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе һәм мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылды.

Киеренке көрәштә Лубян урман-техника көллияте командасы җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International