Кар десанты отряды үз эшен Зур Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбендә булудан башлады. Алар 4 нче сыйныф укучылары өчен шәһәр макеты һәм шигырь язу буенча мастер-класс үткәрделәр. 8 сыйныф укучылары өчен сугышчылар сәламәт яшәү рәвеше буенча лекция укыдылар, волонтерлык һәм Россия студентлар отрядларының хәрәкәте турында сөйләделәр. Шулай ук өлкән сыйныфлар белән һөнәри юнәлеш бирү эше дә үткәрелде.
Көннең икенче яртысында «Яшьлек» Кар десанты отряды активистлары, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, «Ялкын» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре белән берлектә, инвалид балалар янына барып, аларга бүләкләр тапшырдылар.