Бөтендөнья сәламәтлек көне һәм 2022 елгы Махсус Олимпиада программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районының "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәтлек утравы"дигән күңел ачу программасы үткәрелде.
Бәйрәм күңелле зарядка белән башланып китте. Алга таба тәрбияләнүчеләр Сәламәтлек утравына кечкенә генә сәяхәт ясадылар. Алар хәрәкәтле уеннарда һәм спорт эстафеталарында
ярыштылар, табышмакларга, “Зарарлымы әллә файдалымы?" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Сәламәтләндерүдән тыш, мондый чаралар яхшы кәефкә, уңай психологик климат булдыруга ярдәм итә, балаларга стандарт булмаган шартларда үз сәләтләрен ачарга һәм үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.