«Fit 5» Махсус Олимпиада проектын тормышка ашыру

2021 елның 4 июне, җомга

«Fit 5» Махсус Олимпиада проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар катнашында «Кояшлы зайчик» дигән спорт-күңел ачу чарасы узган.
Чараның максаты-балаларны физик культура, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләренә җәлеп итү. Шулай ук дәрес барышында тәкъдим ителгән биремнәр ярдәмендә скелет-мускуллар системасы, сөяк системасы ныгый, буыннар һәм мускуллар авыруларының куркынычы кими. Нәтиҗәдә, боларның барысы да гомуми физик әзерлектә, тышкы кыяфәттә һәм баланың активлыгы дәрәҗәсендә уңай чагылыш таба.
Чара барышында төрле спорт җиһазлары кулланылды: гантельләр, эспандерлар, туплар һәм башкалар. Балалар бик теләп төрле күнегүләр ясадылар: приседание, отжимание, подтягивания һ. б.
Дәрес ахырында тренер балаларга әлеге күнегүләрне һәм өйдә ата-аналар белән бергә эшләргә киңәш итте. Балалар үзләре физик күнегүләр белән даими шөгыльләнү генә аларны көчле, җитез, кыю итәчәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International