Кукмара РЭГСы хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын тапшырдылар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексына Кукмара РЭГСы хезмәткәрләре дә кушылды.

Чара Кукмаранын Ринат Мөхәммәтшин стадионында узды.

ГТО нормаларын тапшыру кысаларында алар спорт мөмкинлекләренең үсеш дәрәҗәсен, чыдамлылыгын, көч һәм сыгылмалылыгын билгеләү буенча мәҗбүри һәм өстәмә сынаулар үтәделәр. Аерым алганда, тартылу, озынлыкка сикерү, отжимание буенча нормативлар тапшырдылар,йөгерүдә үзләренең спорт күнекмәләрен сынап карадылар.

Катнашучылар аерым физик күрсәткечләр буенча тестны уңышлы гына узып калмыйча, күтәренке күңел, яхшы кәеф, шулай ук бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International