2021 елның 17 сентябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә процедура шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы «Файдалы туклану» дигән темага реабилитация узучы балалар белән чираттагы «Медицина сәгате» үткәрде.
Файдалы туклану кагыйдәләре нинди соң? Ни өчен дөрес тукланырга кирәк? Суны ничек дөрес итеп эчәргә? Бу һәм башка бик күп мөһим сорауларга балалар җаваплар алдылар.
Иң беренче чиратта туклану төрле булырга тиеш икән. Монда ит, балык, җиләк-җимеш, сөт продуктлары, яшелчә, яшел тәмләткечләр керергә тиеш. Чөнки нәкъ менә аларда тормыш тонусына ярдәм итүче төп витаминнар һәм микроэлементлар бар.
Су да мөһим роль уйный. Суны да махсус кагыйдәләр буенча эчәргә кирәк.
Ә азыкны дөрес әзерләргә кирәк: кыздырылган, майлы, кискен ризыклардан төшереп калдырырга кирәк.
Балалар дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвеше һәм озын гомерлелек өчен төп шартларның берсе, дигән нәтиҗәгә килделәр.