ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Пычак авыл клубында китапханәче  Фирдәүсә Галимова җыр -моң сөючеләр өчен халкыбызның яраткан "Җырлыйк әле" музыкаль уенын үткәрде. 

21 февраль көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннибаева 1 сыйныф укучылары белән “Такмакка да мин оста” исемле уен- кичә уздырды. 

21 февраль көнне Манзарас авылы китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар катнашында “Кичке уен” үткәрделәр. 

21 февраль көнне Югары Кузмис авылы китапханәчесе  Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен, туган тел көне уңаеннан, «Аслэсьтыд кылдэ яратытэк, мукет кылэз уд дышы гажаны» дип аталган китапханә дәресе үткәрде. Укучылар туган телләре- удмурт теленең килеп чыгышы,аның үсеш тарихы һәм шул телдә иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, бастырылучы газета- журналлар белән таныштылар. Дәрес барышында китапханәче китап сөючеләрне удмурт телендә иҗат итүче В.Л. Белыхның «Удмуртские батыри», Д.Яшинның «Удмуртский фольклор», «Удмуртские народные сказки, мифы и легенды», «Юрка - вихрь…», «Пятна на луне» кебек матур әдәбият, фольклор әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International