ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

      Сәламәтлек айлыгы кысаларында Лельвиж авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә “Твори свое здоровье сам” дигән темага әңгәмә үткәрде.  

“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Нырты авылы китапханәчесе төрле катлам китап укучылар өчен “Дәүләт хезмәтен интернет аша” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

     

“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Купка авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары белән бергәлектә медпунктта булды. 

Манзарас авылы китапханәчесе Фирая Сабирова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Төсләр һәм рәсемнәр иле” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 


Югары Күзмис авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен  «Земля – твой дом, посмотри, кто живет в нем» дип исемләнгән экологик сәгать булып үтте. 

Югары Күзмис авылы китапханәчесе, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Наши пернатые друзья” дип исемләнгән викторина үткәрде. 

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында, Югары Өскебаш авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән бергәлектә, тыл ветераны янында булды. 

                        

“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында, Күкшел, Зур Кукмара һәм Янил авылы китапханәчеләре киң катлам китап укучылар өчен, электрон дәүләт хезмәтләре турында аңлату эшләре алып бардылар. Алар китап укучыларны компьютер аша сайтка ничек керергә һәм аннан дөрес итеп файдалану үзенчәлекләрен аңлаттылар.


Мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында “Донорлар көне” уңаеннан Түбән Арбаш клубы мөдире мохтаҗ булган кешеләргә, ярдәмчел булырга кирәклеген аңлату максатыннан түгәрәк өстәл артында чын күнелдән сөйләшү үткәрде.

Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Язгы  мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан “Услуги татар. ру сайты белән бергә” дигән түгәрәк өстәл үтте. Без услуги татар. ру сайтына ничек тоташырга һәм әлеге сайтка кереп, табибка язылу тәртибе, коммуналь хезмәтләргә түләү һ.б. белән таныштык. Әлеге сайт белән бергә булу, бик җайлы һәм уңайлы икәне дә әйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International