5 сентябрьдә Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова мәктәп укучылары өчен “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар террор төшенчәсе турында мәгълүмат алды, аның ни дәрәҗә куркыныч икәнлегенә төшенде.
(Кукмара, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара шәһәрендә сөенечле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң "Кыңгырау" балалар бакчасы сабыйлар өчен үзенең ишекләрен ачты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Кабул итүне район прокуроры Ришат Шакиров һәм Кукмара районы электр челтәре вәкиле уздырды.
Вахитов исемендәге, “Яңа тормыш”, “Әсәнбаш” хуҗалыкларында урак өсте ахырына якынлашса, “Дружба”, “Тукай”, “Игенче” хуҗалыкларына эш темпын тагын да кызулатырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 сентябрьгә игеннәрнең 71 проценты җыеп алынган, барлыгы 9149 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 39,3 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта рапс суктыру эшләре дә бара. Әлеге культура 390 гектардан 348 тонна җыеп алынган. Басу-кырлардан 7810 тонна салам әзерләнгән. Бүгенге көндә 5400 гектарда көзге культуралар чәчелеп, 8000 гектар җир туңга сөрелгән
Кукмараның Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркында митинг һәм “Без терроризм, экстремизмга каршы” дигән тематик концерт узды. Концерт программасын Кукмара 1нче гимназиясе, күппрофильле лицей, Кукмара 3нче, 4нче урта мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән иде.