Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, инвалидлар декадасы кысаларында, «Чиксез мөмкинлекләр дөньясы» дигән җыр конкурсы узган.
Максат: иҗади мөмкинлекләрне үстерү.
Бурычлар: вокальга кызыксыну формалаштыру; музыкаль ишетү үстерү; балалар арасында дуслык тәрбияләү.
Нигъмәтуллин Әмирхан дүрт яшеннән вокал белән шөгыльләнә. Татар халык җырларын башкарырга ярата. Әмирхан адаптацияләнгән программа буенча укый, музыкаль конкурсларда катнаша, мәктәптә дә, тернәкләндерү үзәгендә дә чараларда катнаша.
Үзәкне тәмамлаган Кәримуллин Нияз үзе өчен музыка белән бәйле һөнәр сайлаган. Нияз балачактан ук бик теләп вокал һәм бию белән шөгыльләнгән.
Реабилитация курсы үткән балалар татар һәм рус телләрендә туган як, дуслык турында җырлар җырладылар. Социаль-мәдәни чаралар иҗади сәләтләрне, аралашу күнекмәләрен үстерәләр.