«Бердәмлектә безнең көч» дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.

2022 елның 9 декабре, җомга

2022 нче елның 9 нче декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге карамагындагы балалар өчен «Бердәмлектә безнең көч» дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.

      Ике команда малайлары һәм кызлары белән визит карточкасы әзерләнгән иде: команда исеме, девиз һәм эмблемалар. Барысы да бик теләп, зур теләк, җиңүгә омтылыш белән ярышларда катнаштылар.

     Ярышларда катнашучылар бик канәгать калдылар, көн буена күңел күтәренкелеге алдылар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International