Инвалидлар декадасы кысаларында кунакка "Көмеш яшь" волонтерлары да килгән иде. Әңгәмә барышында, алар балаларны Яңа ел тарихы белән таныштырдылар, Кыш бабай турында сөйләделәр.
Балалар волонтерлар белән Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүләре турында уртаклаштылар.
Кунаклар балаларга Яңа ел костюмнары һәм тәм-том бүләк иттеләр.