17 декабрь көнне Кукмараның Комсомол мәйданында тантаналы рәвештә Үзәк чыршыны ачу бәйрәме булды. Кукмаралылар һәм шәһәребез кунаклары елдагыча 22 метрлы, мәһабәт чыршы янына җыйналды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, иҗат коллективлары чыгышлары тантананы тагын да күңелле итте, бәйрәм рухы өстәде. Теләге булган һәркем сәхнәдәгеләргә кушылып җырлады, биеде, күңел ачты.