2013 елда туган малайлар арасында хоккей буенча турнир булды.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

2022 елның 16-18 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2013 елгы малайлар арасында хоккей буенча турнир узды. турнирда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Уфа шәһәренең «HQ Hockey», Киров – Чепецк шәһәренең «Олимпия», Чаллы шәһәренең «Чаллы», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Самара шәһәренең «ХК Академия» командалары катнашты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча тренер Диас Сәйфетдинов җитәкчелегендә «Ягуар» командасы икенче урынны алды. «Иң яхшы бомбардир» номинациясендә Данис Саубанов танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International