2022 елның 17-19 декабрендә «Дуслык» сәламәтләндерү -белем бирү комплексының «РОЦ» ДАҺБУнең структур бүлекчәсе базасында ХI (ачык) республика хокук турниры узды. Турнирда безнең районнан «Антанта», «Тахикардия дихотомиясе» командалары катнашты. Өч көнлек сынау нәтиҗәсендә «Дихотомия тахикардия» командасы «Хокукый КВИЗ» номинациясендә 2 дәрәҗәдәге диплом һәм кубок белән бүләкләнде (команда составы – Ашрапова Г., 11 сыйныф, Махмудова Д., 10 класс, 3 нче мәктәп; Мотыйгуллина И., 10 нчы сыйныф, Манзарас урта мәктәбе). Командалар җитәкчесенә- Кукмараның 3 нче номерлы мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Королев Алексей Олеговичка “Иң яхшы тьютор” номинациясендә диплом тапшырылды.