«шәхси гигиена кагыйдәләре» дигән темага чираттагы «Медицина сәгате»уздырган.

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна балалар белән «шәхси гигиена кагыйдәләре» дигән темага чираттагы «Медицина сәгате»уздырган.
Дәрестә балалар шәхси гигиена нәрсә ул һәм аның кеше тормышында нинди әһәмияткә ия икәнен белделәр. Бергәләп, сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга китерә торган башлангыч кагыйдәләр турында фикер алыштылар.
Балалар файдалы мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап бирүдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International