"А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейда" башлангыч сыйныф укытучылары өчен "яңартылган ФГОС НОО гамәлгә ашыру шартларында кече мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру" темасы буенча республика семинары узды. Анда Солтанова Гүзәл Мансуровна, ЦСГО өстәмә белем бирү федераль агентлыгының төп гомуми белем кафедрасы доценты, Кукмара, Балтач, Теләче районнарыннан педагоглар катнашты. Семинар кысаларында дәрестән тыш дәресләр, мастер-класс, кече мәктәп укучыларының проект эшчәнлеге буенча педагоглар чыгышлары үткәрелде. Семинар югары методик дәрәҗәдә узды һәм хезмәттәшләрнен югары бәясен алды.