2022-2023 уку елына Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе планы нигезендә Кукмара шәһәренең 9 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инновацион технологияләр " дип аталган зона семинары узды. Семинар-практикумда педагог-логопедның коррекцион-үсеш эшчәнлегендә заманча логопед технологияләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Коммуникатив эшчәнлекне формалаштыруның традицион ысуллары тәкъдим ителде, балалар белән эшләүче барлык белгечләрнең үзара хезмәттәшлеге күрсәтелде. Семинар югары оештыру дәрәҗәсендә узды.