Кукмара районында янгынга каршы махсус режим кертелде

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы режим вакытында 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Кукмара районында янгынга каршы махсус режим кертелде

Быелның 19 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Аның максаты - Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен уздырган вакытта халыкның, аларның мөлкәтләренең иминлеген тәэмин итү. 

Янгынга каршы режим вакытында 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр (бенгаль утлары һәм хлопушкадан тыш) куллану тыела. 

Пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объекты, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан кала), ягулык-энергия белән тәэмин итү комплексларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм халык күп йөри торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси хуҗалык, күпфатирлы йортлардан әлеге ара ким дигәндә 30 метр булырга тиеш.

Нурфат ЯППАРОВ, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raionynda-iangynga-karsy-maxsus-rezim-kertela

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International