Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыту-тәрбия процессы белән идарә итү сыйфатын күтәрү һәм Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең 2022/2023 уку елына эш планы нигезендә 2022 елның 21 декабрендә Түбән Үрәс авылы П.Е.Воробьёв исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «ФГОС-2021 кертү кысаларында педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез үстерү» темасына багышланган семинар-практикум булып узды.
Семинар-практикум барышында директор урынбасарлары Түбән Үрәс авылы П.Е. Воробьёв исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту-тәрбия процессында цифрлы ресурсларны куллану тәҗрибәсе белән таныштылар. Алар ачык дәресләрдә булдылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Мәктәп директоры Гайнетдинов И.З. семинар-практикумда катнашучыларны мәктәп укучылары һәм укытучыларының нәтиҗәләре белән таныштырды.
Уку эшләре буенча директор урынбасарлары Хәматгалиева Г. Р., Кәркәүч төп мәктәбе һәм Исмәгыйлова Н.Н., Починок- Сутер төп мәктәбе, «Яңартылган башлангыч, төп белем стандартлары. Яңа стандарт-яңа мөмкинлекләр» темасына эшлекле уен уздырдылар.
Түбән Үрәс авылы П.Е.Воробьёв исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Бакина Э. Д. «ФГОС-21 буенча функциональ грамоталылык. Эштә нәрсә үзгәртергә» темасына чыгыш ясады.
Мәгариф идарәсенең өлкән методисты Нәбиев Т.Г. уку-тәрбия процессында ЦОК куллану мәсьәләләренә тукталды.