Район мәдәният йортында 2022-2023 уку елында «Ел укытучысы», «Педагогик дебют» һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләре буенча «Россия Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча тантаналы чара узды.
Конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне талантлы мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр матур концерт номерлары белән котладылар. Чара Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы И.И. Әхмәдуллинның сәламләү мөрәҗәгатеннән башланды. Районның иң яхшы укытучыларын мәгариф идарәсенең начальнигы урынбасары һәм район мәктәпләре директорлары котлады. Конкурста катнашучыларга сертификатлар һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды. Җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар акчалата сертификатлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә «җиңүче» исеме МББУ “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенын” татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнанов Руслан Наил улына бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Педагогик дебют» номинациясендә «җиңүче» исеме МББУ “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенын” тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Минибаева Алина Илдус кызына бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча «Ел укытучысы» номинациясендә «җиңүче» исеме МББУ «С. А. Әхтәмов исемендэге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең» башлангыч сыйныфлар укытучысы Мулюкова Лилия Хамдовнага бирелде.
«Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләренә район данын 2023 елның 30-31 гыйнварында безнең район базасында узачак зона этабында якларга туры киләчәк. Аларга уңышлар телибез!