Кукмара районы башлыгы һәлак булган солдат Ришат Хәлиуллинның гаиләсенә Батырлык ордены тапшырды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Тантана Мәмәшир авылы мәдәният йортында узды.

Кукмара районы башлыгы һәлак булган солдат Ришат Хәлиуллинның гаиләсенә Батырлык ордены тапшырды

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев мотоукчылар батальоны рядовое Ришат Хәлиуллинның гаиләсенә «Батырлык ордены» тапшырды.

Райондашыбыз Украинада махсус операция барышында һәлак була һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң «Батырлык ордены»на тәкъдим ителә.

Тантана Мәмәшир авылы мәдәният йортында узды.

«Солдатның гаиләсенә килгән хәсрәтне бернинди кайгы уртаклашу сүзләре дә җиңеләйтә алмый. Ришатның һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын без үсеп килүче буынга үрнәк итеп куячакбыз», - диде Сергей Димитриев.

Хәлиуллин Ришат Рашат улына нибары 37 яшь иде. Аның хатыны һәм кечкенә кызы калды.

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raiony-baslygy-halak-bulgan-soldat-risat-xaliullinnyn-gailasena-batyrlyk-ordeny-tapsyrdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International