Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен «ИКаРенок» Бөтенроссия Робототехник форумы кысаларында кече яшьтәге балалар өчен техник юнәлешле «Техник әкият» ачык бәйгесенә йомгак ясалды.

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен «ИКаРенок» Бөтенроссия Робототехник форумы кысаларында кече яшьтәге балалар өчен техник юнәлешле «Техник әкият» ачык бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурска бөтен Россиядән 1 500дән артык эш кабул ителде. Конструкцияләү серләрен өйрәнү процессында яшь уйлап табучылар дуслык турында игелек һәм көлке, моңсу һәм күңелле әкиятләр уйлап таптылар. Бу процесс Кукмара шәһәренең 1нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасы командасы өчен белем туплау гына түгел, иҗади һәм бик мавыктыргыч булды!
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Кондрашин Эльдар һәм Хөснетдинова Асель конкурсның финалистлары булып танылдылар. Финалистлар белән эшләү индивидуаль форматта дәвам итәчәк. Аларның эшләре "Россиянең техник әкияте" җыентыгына кертеләчәк. Җиңүчеләрне һәм тәрбияче Э.А.Минемуллинаны җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International