Кукмара районында сугыш ветераннарына Яңа ел бүләкләре тапшырдылар

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Акция «Бердәм Россия» партиясе теләктәшлегендә уза.

Кукмара районында сугыш ветераннарына Яңа ел бүләкләре тапшырдылар

«Яңа ел белән, ветеран!» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче бйәрәм белән котлау күркәм традициягә әверелде. Акция «Бердәм Россия» партиясе теләктәшлегендә уза.

Бүгенге көндә Кукмара районында нибары дүрт кенә ветеран исән-сау.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Камилә Яппарова, район ветераннар советы рәисе Валентин Ивановлар «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Сергей Димитриев исеменнән Зур Сәрдәк авылында яшәүче Әхәт Вәлиев, Чишмәбаш авылыннан Габделвахит Шәмсетдинов, Өлгедән Хатирә Салихова, Сәрдекбаштан Борһан Сәлахетдиновларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Алар ветераннарга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тыныч һәм имин тормыш теләделәр.

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmara-raionynda-sugys-veterannaryna-iana-el-bulaklare-tapsyrdylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International